Әхмәрова Гөлнар Зөфәр кызы

башлангыч сыйныф укытучысы

 

Хезмәтем турында үзем

 

Минем бала вакытым алны-ялны белми эшләүче, хезмәт сөючән, шат күңелле укытучы гаиләсендә үтте. Шуңадыр, укытучы эше минем күңелемә һөнәр булып түгел, ә яшәү рәвеше кебек сеңгән. Көндезге шау-шулы, мавыктыргыч мәктәп тормышы кичкә безнең өйгә күчә иде. Әти-әниемнең дус укытучылары яңа басылып чыккан китап турында, кино турында гәп коралар, укучылар белән барачак экскурсия маршрутын планлаштыралар. Мәктәбебезгә, әтием чакыруы буенча, исемнәре танылган зыялылар И.Шакиров, Ә.Афзалова, Ф.Кудашева, З.Хәбибуллин, Р.Гәрәй, һ.б килүләрен хәтерлим.

Республикадагы көчле физикларның берсе саналган әтием Зөфәр Шәймөхәммәт улы озак еллар мәктәп директоры булып эшләде. Фәннәрне тормыш белән бәйләп укыту, уку сыйфатын күтәрү кебек проблемаларны чишү белән беррәттән балаларга интернат салу, Мәскәүдән техник чаралар алып кайту, 2 катлы мәктәп төзү эшләрен дә сыкранмыйча башкарды ул. Аның белемгә ихтыяҗына, яңалыкка омтылышына сокланы рлык. Беренчеләрдән булып республикада мәктәп музее оештыручы, Хәтер китабы язучы, авыл тарихын барлаучы да, җырлы итүче дә ул.

Мәктәп эшенә чумган һәм бер үк вакытта партком секретаре эшен дә алып баручы әтинең өйдә сирәк күрә идек. Йорт мәшәкатен сүзләп тормый гына, җиренә җиткереп әнием тартты. Әтием мәктәптәге иң таләпчән, кайчакта каты да укытучы булса, әнем шулкадәр йомшак, мәрхәмәтле, сабыр була белә иде. Ул үзе укыткан химия, биология дәресендә һәр баланы тигез күреп, аларга ышанып, өмет уята, рухландыра белә.

Укучылары әнием турында: “Галия апа кебек укытучы юк инде, ул бит Ходай биргән педагог,” - диләр. Әниемә осталык Теләнче Тамак мәдрәсәсен тәмамлап укытучы булган әнисе - Гайшә әбидән дә күчкәндер. Укытучы һөнәренә әтием 44, әнием 42 ел гомерләрен багышлады.

Мин дә 35 ел мәктәптә эшлим. Педагогик эшчәнлегемне 1977 нче елда Минзәләнең иң матур төбәге – Бакчасарай авылында башладым. Урман эчендә утырган бу авылның табигате дә миңа ярдәм итте бугай. Ике ел эчендә укучыларымның , авыл кешеләрең иң яраткан “мөгаллим”енә әйләндем. 1981-1990 нчы елларда Чаллы шәһәренең 7 нче рус мәктәбендә эшләгән чорларымны сагынып искә алам. Класстагы 44 укучыга белем бирергә, күңеленә ачкыч табарга тырышып эшләдем.

Остазларым булган Тамара Акмаловна, Анастасия Ивановна рәтендә булу өчен күп укырга, тырышырга, көн-төн эзләнергә кирәк булды. 1990 нчы елда гимназиягә мин тәҗрибә туплаган педагог булып килеп кердем. Директорыбыз Рифкать Нурулла улы җитәкчелегендә әшләгән ул еллар татар баласы өчен җан атып хезмәт иткән, дөрләп янган иҗат чоры булды. Яңалык белән бергә үзгәреп, балаларымны тигез күреп, мәрхәмәтле, кешеле итеп тәрбияләп, дус, белемле класс булдыру өстендә эшләп яшәдем.

Бүген укытучыны, йомышчы кебек, хисапсыз кирәкле-кирәксез эш эшләткән, төп эшенә вакыт җиткерә алмаганлыктан стресска дучар иткән системаның эш методларыннан интегеп, кимсенеп яшим. Балаларны информация йотып, балачакны сикереп үтүләренә сызланып яшим. Әти-әнинең дөнья куып нарасые белән аралашмый гомер итүенә кайгырып яшим. Ә шулай да укыткан балаларымны яратып, халкым белән горурланып, Татарстаныма сокланып яшим. Татар укучысының зыялы, халкымның олпат, укытучының галиҗәнәп булачагына өметләнәм.

Укытучыларны якынлашып килүче бәйрәмебез белән котлыйм. Сәламәтлек, сабырлык телим. Рухыгызны төшерми, матурлыкны күреп, сокланып яшәгез!