Колумбия кызы Мария Чаллыда нигә елаган?

Көмеш кыңгырау 22.02.2013

Чаллының М. Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе укучыларын бер айдан артык инг­лиз теленә Колумбия кызы Мария Бонижа Кьюрез өйрәтте. Россиягә ул AIESEK халыкара студентлар алмашу программасы буенча килгән. Мария инглиз, испан, француз, япон телләрен белә һәм әз генә русча аңлый. Без исә аның белән инглизчә аралаштык.
– Телләр өйрәнү миңа бик тә кызыклы, чөнки бу миңа чит ил кешеләре белән ара­лашырга, башка халыкларның мәдәниятләрен өйрәнергә юл ача. Тел өйрәнүнең бер авырлыгын да күрмим, киресенчә, бу шөгыль миңа бик тә ошый. Мәсәлән, Колум­биягә кайту белән, мин немец телен өйрәнә башларга дип торам. Латин телен, дисезме? Юктыр. Дөресен генә әйткәндә, минем башымда аны да өйрәнерлек урын калмады бугай инде, – дип шаяртты Чаллы кунагы.
Мәктәпне бетергәч, ул Антокия университетын (The University of Antioquia) тәмам­лаган. Колумбия рейтингында ул Милли университеттан кала икенче урында тора. Россия – Мария өчен беренче чит ил түгел. Яшь булуына карамастан, ул Колумбия белән чиктәш барлык илләрдә булып кайтырга өлгергән – Панама, Венесуэлла, Эк­вадор, Бразилия, Перу. Моңардан тыш, сәяхәтләр яратучы кыз Уругвайга да барып кайткан.
«Россия» дигәч, Колумбиядә өч сүзне искә төшерәләр икән: «коммунизм, Ленин, водка». Безгә килгәнче, Мария шуннан ары берни белмәгән. Россиягә барасын ишеткәч, дуслары аны ике зур проблема – начар, җимерек юллар һәм салкын һава торышы турында кисәткәннәр. Чыннан да, Мария килеп төшкән көнне Чаллыда 16 градус салкын булган, ә Колумбиядә, мәсәлән, иң түбән температура 15 градус җы­лылыктан төшми.

– Мин дини кеше түгел, гәрчә әти-әниемнәрем мине кечкенә чактан ук Аллага ыша­нырга өйрәтсәләр дә. Төрле илләрдә сәяхәт иткәч, мин үз юлымны сайладым. Барлык диннәрне хөрмәт итәм, ләкин дини кешегә кияүгә чыкмас идем. Андый кеше белән бергә тора алмам кебек, чөнки минемчә арабызда гел конфликтлар туып торыр иде. Сугышлар ничек барлыкка килә? Дин һәм сәясәтне бутап бетергәч, – диде безнең әңгәмәдәш берни яшермичә.
Мариянең Россиягә килгәнче кар күргәне булмаган икән.
– Мин ап-ак карга сәгатьләр буе карап утыра алам. Ләкин Россиягә тагын килергә уйласам, жылырак вакытны сайлыйм! – диде Мария.
Кунагыбызның Чаллыга килгәнче, татарлар турында ишеткәне дә булмаган. Ул без­нең халыкны ачык күңелле һәм кунакчыл дип истә калдырачак. Татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, аш-ризыкларын да бик яраткан, бик якын иткән Мария, ә бигрәк тә аңа чәк-чәк ошаган.
– Татар теле төрек теленә охшаган. Мин хәтта берничә сүз дә ятларга җитештем. Бигрәк тә «исәнмесез» сүзен әйтү
матур чыга минем, – диде Колумбия кунагы.
Үз илендә ул инглиз теле укытучысы булып эшли. Аның сүзләренә караганда, Колум­биядәге балаларның инглиз теленнән белемнәре безнекенә караганда түбәнрәк икән. Мария аралашырга ярата, шуңа күрә гимназия укучылары белән уртак телне тиз тапты. Дәресләрдә ул төрле темаларга сүз алып барды, балаларның сорау­ларына да җавап бирде. Рус сүзләрен кулланмыйча, инглиз телендә генә сөйләш­кәч, укучылар чит телне яхшырак үзләштерә башладылар.
– Татарстанда миңа бик ошады! Башка илләр белән чагыштырганда, мондагы кешеләр ачык күңелле, алар дус була беләләр. Миңа бер җирдә дә бу кадәр игъ­тибар күрсәткәннәре юк иде. Үзем белән бер-ике сувенир да алып китәсем килә, алар миңа монда калган дусларым турында искә төшереп торырлар, – диде Мария әңгәмә ахырында.
Соңгы дәресен тәмамлагач, Мариянең күзләреннән яшьләр тәгәрәп төште...
Хәзер без аның белән социаль челтәр ярдәмендә аралашып торачакбыз. 


Рәзим Сабиров