«Белем җәүһәрләре» бәйгесе

Ильфира ГЫЙНИЯТУЛЛИНА

башлангыч сыйныф укытучысы

 

Ниһаять, татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырылучы «Белем җәүһәрләре» IV Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды. «Белем җәүһәрләре» бәйгесенә гаризалар 7 номинация буенча кабул ителеп алынган иде:

 «Укытучы – җәүһәр» номинациясе, «Укучы – җәүһәр» номинациясе, «Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы» номинациясе, «Урта белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы» номинациясе, «Югары уку йорты – җәүһәрләр чыганагы» номинациясе, «Тематик ресурс – иҗади җәүһәр» номинациясе, «Белемле гаилә – нур чәчеп торган җәүһәр» номинациясе.

 Уналты кешедән торган эксперт комиссия бар эшне җентекләп тикшергәннән соң, һәр номинациянең җиңүчеләре ачыкланды. Түземсезлек белән көткәнгәме, җиңүчеләр арасында үземнең исемемне дә күргәч, шатлыгымның чиге булмады. Бу җиңү минем генә түгел, укучыларымның да уңышы бит. Һәр укучым – минем энҗе бөртегем. Аларның, үземнең еллар буена бөртекләп эшләгән эшләребезне, уңышларыбызны, фотоларыбызны җыйнау, туплау максатыннан төзегән идем бу сайтны. «Башлангыч белем учреждениесе – җәүһәрләр чыганагы» номинациясендә «Энҗе бөртекләрем» (http://enje-berteklerem.jimdo.com/) сайтым II урын яулады. Шулай ук, Гали Акыш исемендәге  84 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрвәрова Рәдинә ханымның «Илһам» электрон газетасы (http://ilhamgazite.ru/) сайты да II дәрәҗәгә лаек булды.

 Ә инде Яр Чаллы шәһәренең №1 балалар һәм яшьләр иҗат сараеның өстәмә белем бирү педагогы Мөхәммәдиева Дилә Мирмөҗәһит кызы төзегән «Туган ягым – яшел бишек» (http://yashel-bishek.ucoz.ru) сайты иң югары бүләккә – «Белем җәүһәре» дәрәҗәсенә лаек булды. Аның бу конкурста җиңүе берече тапкыр гына түгел, әлбәттә. Эзлекле эш алып баруын, тынгысызлыгы нәтиҗәсен экспертлар инде 4 ел рәттән югары бәялиләр. Ул үзе белгәнне башкаларга да бик теләп өйрәтә. Узган уку елында Дилә ханым укытучылар өчен сайтлар төзү буенча махсус курслар оештырган иде. Бу мәртәбәле конкурста катнашып уңышка ирешүем белән мин, әлбәттә, аңа чиксез рәхмәтлемен.

 «Белем җәүһәрләре-2013» бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү 14нче октябрь көнне Галиәсгар Камал театры бинасында үтте. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, бәйгенең жюри рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйль улы котлады. Ә бүләкләр һәркемгә саллы булды, җиңүчеләрнеке бигрәк тә: ТР Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттәхов, ТР Мәдәният министры А.М.Сибагатуллин, «Белем.ру» ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры Р.М.Гатауллин имзалаган I дәрәҗә диплом, затлы электрон-китап, укыту-тәрбия эшчәнлеге өчен бик файдалы материаллар тупланган китаплар, Г. Камал театрына ике кешелек чакыру билеты һәм махсус «IT өлкәсендә белем җәүһәре» билгесе. Шагыйрә Флёра апа Тарханова җиңүчеләрне тәбрикләп, үзенең яңа гына «табадан төшкән» китапларын бүләк итте.

 Бүләкләү тантанасын югары дәрәҗәдә әзерләгән, үткәргән оештыручыларга, иганәчеләргә, дәүләт советы, министрлар кабинеты вәкилләренә һәм «Белем.ру» ҖЧҖ һәм Татнетны үстерү фонды директоры, оештыру комитеты рәисе Раил Мәүлет улы Гатауллинга барлык финалистлар исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

 Сүземне йомгаклап, теләгем шул – интернетта татарча мәгълүматлы сайтлар күбрәк булсын иде. Балалар да, зурлар да «Белем.ру» җәмгыяте оештырган конкурсларда катнашып, татар милләтен дөньяга танытуда үз өлешләрен кертсеннәр иде. «Тамчыдан күл җыела» – шуны онытмыйк, дуслар!

 Бәйгегә гаризалар кабул итү һәр елны гыйнвар-февраль айларында башланып китә һәм октябрь аенда аның җиңүчеләре игълан ителә. Сезне бәйгедә көтәләр, соңламагыз!!