I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды  

Тантанадан фото авторы: бәйгенең идея авторы һәм җитәкчесе Д.М. Мөхәмәдиева.


22 май көнне I Республикакүләм «Яшь татнетчылар» интернет-проектлар бәйгесенең беренче җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Әлеге Бәйге Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан үткәрелде.

Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:

·         укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;

·        заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Бәйгедә, Татарстан мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары (I-IX сыйныф укучылары) - гамәлдә булып эшләп килүче 27 сайт авторы катнашты.

Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, бәяләү критерийлары һәм принциплары буенча, беренче чиратта сайтлар татар телендә эшләнеп, татар телендә файдалы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш иде.

Шулай ук, әлеге сайтларны бәяләгән вакытта, мәгълүмати технологияләр белән якыннан таныш булган компетенцияле татар теле белгечләре, мәгариф өлкәсе белән якыннан таныш һәм татар телен яхшы белгән мәгълүмати технологияләр өлкәсе специалистлары түбәндәге критерийлар һәм принципларга таянып эш йөрттеләр: дизайнны бәяләү – графиканың сыйфаты, шрифтлар һәм төсләрнең дөрес сайланышы, форматның уңышлы кулланылуы, сайт алдына куелган тематикага һәм аудиториягә туры килүе; эчтәлек (контент) һәм интерактивлык; функциональлек, технология ягыннан камиллек һәм әһәмиятлелек.

Нәтиҗәдә, заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле һәм үрнәк итеп куярлык 17 сайт авторы финалга чыкты.

Җиңүчеләр башлангыч һәм урта сыйныфлар арасында аерым билгеләнде.

Бәйгедә җиңгән урта (V-IX) сыйныф укучыларын Татнетны үстерү фонды һәм Җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улы котлады, аларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

·         I дәрәҗә диплом: Фәррахов Габделгаффар – “Минем гимназиям” (minem-gimnaziyam.jimdo.com)

·         II дәрәҗә диплом: Гыйлмуллин Илназ – “Җиңү эзләре буйлап” (belpobeda.jimdo.com)

·         III дәрәҗә диплом: Әюпова Илүзә һәм 9б сыйныф укучылары – “Тәнәфес” (tenefec.jimdo.com)

·         III дәрәҗә диплом: Исхакова Алисә – “Алисә Исхакова сайты” (ishakova.ucoz.ru)

·         Грамота: Шәрифҗанова Айзирә – “Тузганак” (youngtalents.jimdo.com)

·         Грамота: Галләмова Айгизә – “Айгизә сайты” (aigizia.jimdo.com)

·         Грамота: Хисамова Ралина – “Туган авылым минем – Аккүзем” (akkuzsait.jimdo.com)

·         Грамота: Камалетдинов Альберт – “Иҗади бөреләр” (poet-gumaz.jimdo.com)

·         Грамота: Мәтҗанова Ләйсән – “Саулыгым – байлыгым” (moe-zdorovie.jimdo.com).

Башлангыч (I-IV) сыйныф укучыларын Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» директоры Әюпова Фирдүсә Фәнәвис кызы котлады, иң яшь татнетчыларга диплом-грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды:

·         I дәрәҗә диплом: Ризатдинова Мәрьям – “Татарстанның балалар театрлары” (tatarstankidtheatre.jimdo.com)

·         II дәрәҗә диплом: Шарафеев Айнур – “Алтын компьютер” (goldcomputer.jimdo.com)

·         III дәрәҗә диплом: Вәлиулина Азалия – “Дуслык” балалар бакчасы (dusluk-bakchasu.jimdo.com)

·         Грамота: Акмалетдинов Кәрим – “М. Вахитов исемендәге 2 нче гимназия” (gymnasium2.jimdo.com)

·         Грамота: Фарваева Азалия – “Минем яраткан шөгыльләрем” (favoritehobby.jimdo.com)

·         Грамота: Зиганшин Газиз – “Спорт дөньясы” (worltsport.jimdo.com)

·         Грамота: Евграфова Камилә – “Татар халык мәкальләренә таянып” (tatar-mekellere.jimdo.com)

·         Грамота: Ханова Әдилә – “Безнең сыйныф” (hanovaedile.jimdo.com).

Татнетны үстерү фонды яшь татнетчыларны "Белем җәүһәрләре" бәйгесендә (http://konkurs.belem.ru) көтеп кала.

Татнетны үстерү фонды директоры

ГАТАУЛЛИН Раил Мәүлет улы


 

Башлангыч сыйныф укучылары фәнни-практик конференциядә

Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогия институтында үткән гыльми-практик конференциядә гимназиябез башлангыч сыйныф укучылары дәрәҗәле урыннар яулап кайттылар. Фотоларда җиңүчеләрне күрәсез.



Яшь татар программистларына этәргеч кирәк!

 

1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә. Әлеге вакыт эчендә мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 5000нән артык мәктәп укучысы үз сәләтен күрсәтергә өлгерде.

Быел бәйге 18 нче мәртәбә үткәрелде. Конкурс 3 этапта узды: мәктәп күләмендә, муниципаль һәм республикакүләм. Республика этабы Крутушка бистәсендә урнашкан "Байтик" лагеренда 12-17 май көннәрендә үтте. Әлеге этапка 100 гә якын бала килде.

Шунысы аяныч, әлеге конкурсантлар арасыннан бары тик 4-5 бала гына татар телендә чыгыш ясадылар:

1.    Исхакова Алисә Хәниф кызы, "Алисә Исхакова сайты" проекты;

2.    Фәррәхов Габделгаффар Илшат улы, "Минем гимназиям" проекты;

3.    Мәтҗанова Ләйсән Фәнил кызы, "Сарман ягы-нурлы як" проекты;

4.    Галиулин Риназ, Гибазов Булат, Гильмутдинов Ильфар - "Шалкан" мультфильмы.

Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешеп бәйгенең республика этабында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен әлеге укучыларны махсус грамоталар белән бүләкләде. Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Мифтахов Фәрит Фәиз улы ярдәме белән әлеге укучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды! 

Татнетны үстерү фонды бу укучыларга киләчәктә дә уңышлар теләп кала, аларның укытучыларына һәм әти-әниләренә олы рәхмәтен белдерә.

Татнетны үстерү фонды директоры

ГАТАУЛЛИН Раил Мәүлет улы



Яңа уку елы белән!

 

Хөрмәтле укучым! Синең кулда «Минем гимназиям» газетасының тәүге саны. Яңа уку елы өчен ул тәүге булса да, инде өченче елын чыгып килә торган бу басма – минем өчен дә, сезнең өчен дә бик кадерле һәм файдалы чыганак, чөнки тормышыбызга үтеп кергән компьютер, интернет челтәре безне кулга алып укый торган матбугаттан сизелерлек дәрәҗәдә читләштерде, ә күңелләребезгә җылы сүз, гүзәл гамь җитми.

«Минем гимназиям» газетасы каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданына, кызыклы әңгәмәдәшкә, кыю фикерләр, ил-көн яңалыкларын, фән казанышларын яктыртучы басмага, ә иң мөһиме – һәркемнең якын дустына, киңәшчесенә әйләнде. Матбугат битләрендә безнең үз гимназия тарихыбыз

(әйе, сезнең белән берлектә без язган тарихыбыз) урын ала. Ә тарихка килсәк, ул-безнең иң кыйммәтле хәзинәбез.

Бүгенге көндә, ягънизаманча икътисади, иҗтимагый һәм социаль-мәдәни шартларда, тирән белемгә, лидерлык сыйфатларынаһәм иҗат итү сәләтенә ия булу конкуретлыкка корылган хезмәт базарында үз йөзеңне саклап калу өчен кирәк. Сез заман таләпләренә әзер шәхесләр булып үсәргә тиешсез.

Уку – энә белән кое казу. Энәгез – корычтай, тырышлыгыгыз кыядай нык, сабырлыгыгыз дәрьядай киң, хыял-максатларыгыз туфандай көчле булсын!

«Минем гимназиям» газетасының яңа саннары сезне сөендерсен, яңа эшләргә рухландырсын! Яңа уку елы белән, дуслар!

М.Вахитов исемендәге №2 гимназия директоры

ӘЮПОВА  Фирдүсә Фәнәвис кызы