Сентябрь № 6 (17) * 2014 ел


Яңа уку елы белән!

 

Хөрмәтле укучым! Синең кулда «Минем гимназиям» газетасының тәүге саны. Яңа уку елы өчен ул тәүге булса да, инде өченче елын чыгып килә торган бу басма – минем өчен дә, сезнең өчен дә бик кадерле һәм файдалы чыганак, чөнки тормышыбызга үтеп кергән компьютер, интернет челтәре безне кулга алып укый торган матбугаттан сизелерлек дәрәҗәдә читләштерде, ә күңелләребезгә җылы сүз, гүзәл гамь җитми.

«Минем гимназиям» газетасы каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданына, кызыклы әңгәмәдәшкә, кыю фикерләр, ил-көн яңалыкларын, фән казанышларын яктыртучы басмага, ә иң мөһиме – һәркемнең якын дустына, киңәшчесенә әйләнде. Матбугат битләрендә безнең үз гимназия тарихыбыз

(әйе, сезнең белән берлектә без язган тарихыбыз) урын ала. Ә тарихка килсәк, ул-безнең иң кыйммәтле хәзинәбез.

Бүгенге көндә, ягънизаманча икътисади, иҗтимагый һәм социаль-мәдәни шартларда, тирән белемгә, лидерлык сыйфатларынаһәм иҗат итү сәләтенә ия булу конкуретлыкка корылган хезмәт базарында үз йөзеңне саклап калу өчен кирәк. Сез заман таләпләренә әзер шәхесләр булып үсәргә тиешсез.

Уку – энә белән кое казу. Энәгез – корычтай, тырышлыгыгыз кыядай нык, сабырлыгыгыз дәрьядай киң, хыял-максатларыгыз туфандай көчле булсын!

«Минем гимназиям» газетасының яңа саннары сезне сөендерсен, яңа эшләргә рухландырсын! Яңа уку елы белән, дуслар!


М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия директоры

ӘЮПОВА Фирдүсә Фәнәвис кызы



Минем гимназиям

 

Шәһәребезнең милли йөзен билгеләүче татар мәктәпләре арасында безнең гимназия иң өлкәне һәм иң абруйлысы. Илебезгә күпме фән һәм сәнгать эшлеклеләре, укытучылар, табиблар, югары әзерлекле җитәкче кадрлар бирде ул.

Быел гимназия урнашкан бина ачылуга 25 ел тулса, мәгърифәт үзәге буларак эшчәнлегенең 108 еллык тарихы бар. Шул тарих битләренә өстән генә күзәтү ясыйк әле.

ХХ гасыр башында Чаллы зур һәм бай сәүдә авылы була. Уңайлы урынга урнашкан авылның үз пристанен, Сәүдә Үзәге Йортын, почтасын, телеграфын булдыру эре сәүдәгәрләргә отышлы керем бирә. 1906 нчы елда беренче гильдия сәүдәгәр бертуган Хәлфиннәр халык ярдәме белән мәктәп-мәдрәсә ачалар. Анда дини белемнәр белән бергә рус, гарәп теле, хисап, география, тарих, төрки-татар телләре укытыла. Җәмгысы 50 бала белем ала.

1919 нчы елда башлангыч мәктәп-мәдрәсәгә тагын бер башлангычтан югары дип аталган баскыч өстәлә.

 Инде килеп, шанлы 1920 нче елларда мәктәпкә татарның күренекле улы, Мөселман Үзәк комитеты рәисе Мулланур Вахитов исеме бирелә. 1921 нче елга укучылар саны 75 кә җитә.

1931 нче елда мәктәп җидееллык белем бирүгә күчә.

1940 нчы елда урта мәктәп статусын ала. Бөек Ватан сугышы башлануга, ил өстенә килгән афәт мәктәп күгенә дә кара болыт булып каплана. Гаярь ир укытучылар янәшәсенә өлкән сыйныф укучылары да баса. Бу мәктәптән генә 30 кеше сугышка китә, 17 се кире әйләнеп кайтмый. Мәктәптән сугышка алынып, Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстагка үз тамгасын куеп, исән-сау әйләнеп кайткан Сөләйман Кузюров яңадан җитәкчелекне үз өстенә ала.

1960-1970 нче елларда Кама ярында - ГЭС, шәһәребездә КамАЗ төзелә башлау мәктәптә укучылар санының артуына этәргеч ясый. Бу елларда укучылар саны 2 меңгә җитә.

1989 нчы ел-мәктәп өчен аеруча истәлекле ел: бөтен уңайлыклар тудырылган яңа бина (хәзерге бина) сафка баса. Бинаны милли нәкышлар белән бизәү эшен Ким Сафиуллин башкарып чыга. Вахитов мәктәбеннән, вакытлыча, 44 нче мәктәпкә күчеп торган татар класслары, сөенә-сөенә, үз мәктәпләренә кире кайталар. Мәктәп гимназия статусы ала. Көчле педагогик коллектив туплана. Яшь буынны белемле генә түгел, югары әхлаклы, физик һәм рухи яктан камил итеп тәрбияләү максаты куела.

Язмабызның башында ук татар мәктәбен төрле елларда тәмамлаучылар арасында күренекле шәхесләрнең күп булуы турында искәрткән идек. Кемнәр соң алар? Әдәбият галиме Ибраһим Нуруллин, Татарстанның атказанган артисткасы Галина Казанцева,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, күп еллар дәвамында Татарстанның автотранспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифасын башкарган Владимир Швецов, велоспорт буенча дүрт тапкыр дөнья чемпионы Надежда Кибардина һ.б. белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Бүгенге көндә гимназия-үз традицияләрен булдырган, буыннар бәйләнешен саклауга юнәлдерелгән, заманча белем-тәрбия бирүгә корылган, меңгә якын укучысы булган белем бирү учреждениесе. Аның үз атрибутикасы: уставы, гимны, намус кодексы бар. Гимназия укучылары - шәһәркүләм, республика күләмендә уздырылган фәнни һәм гамәли конференцияләрдә, олимпиадаларда, төрле ярышларда, мәдәни чараларда җиңүчеләр. Гимназиядә эшләп килгән көрәш түгәрәге генә күпме сабантуй батырларын тәрбияләде. “Экспрессия” бию ансамбле, курай, гарәп графикасы, экология, хокук саклау, театр, журналистика түгәрәкләре укучыларның сәләтләрен төрле яклап камилләштерүгә йөз тота. Безнең гимназия базасында эшләүче 13 нче сәнгать мәктәбе белән дә хезмәттәшлек итү дә ике як өчен отышлы.

Гимназиянең төп казанышы - аның фидакарь укытучылары һәм укучылары. Ирешкән уңышларда тукталмыйча, алдагы үрләрне яулауга омтылган безнең гимназия мактауга һәм зур хөрмәткә лаек.

11 А сыйныф укучысы

Давлиева Язгөл



«Хо­кук һәм объ­ек­тив» кон­кур­сын­да җи­ңү­че 11А сый­ны­фы уку­чы­сы Са­пож­ни­ко­ва Оле­ся

Без­нең ка­за­ныш­лар

 

Яшь хо­кук сак­чы­ла­ры – ла­ек­лы ал­маш

Без­дә гим­на­зия тра­ди­ци­я­лә­рен сак­лау­га һәм үс­те­рү­гә зур игъ­ти­бар би­ре­лә. Гим­на­зия тор­мы­шын нә­ти­җә­ле һәм кү­ңел­ле оеш­ты­ру бу­ен­ча Уку­чы­лар со­ве­ты зур эш баш­ка­ра. Со­вет та­ра­фын­нан төр­ле ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла.

Мин сез­не Уку­чы­лар со­ве­ты­ның бер тар­ма­гы бул­ган ППН от­ря­ды эш­чән­ле­ге бе­лән та­ныш­ты­рыр­га те­лим. От­ряд ел дә­ва­мын­да хо­кук тәр­ти­бен бо­зу­лар­ны ки­сә­тү бу­ен­ча эш алып бар­ды.Тәр­тип бо­зу оч­рак­ла­ры бул­ган­да, бу оеш­ма баш­лап яр­дәм­гә кил­де. Са­пож­ни­ко­ва Оле­ся җи­тәк­че­ле­ген­дә от­ряд член­на­ры тәр­тип бо­зу­лар­ны бул­дыр­мау юнә­ле­шен­дә ак­тив эш алып бар­ды. Мә­сә­лән, «Хо­кук тәр­ти­бе» де­ка­да­сын, «Нар­ко­тик­лар­га – юк» исе­ме ас­тын­да оеш­ты­рыл­ган ча­ра­ны, «Я­шүс­мер һәм за­кон» ин­тел­лек­ту­аль уе­нын уку­чы­лар зур әзер­лек бе­лән үт­кәр­де­ләр. Мон­нан тыш от­ряд член­на­ры гим­на­зи­я­дә төр­ле рейд­лар оеш­тыр­ды­лар. Хо­кук сак­лау ор­ган­на­ры хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән оч­ра­шу­лар үт­кәр­де­ләр. От­ряд член­на­ры үз­лә­ре дә уку­чы­лар ара­сын­да лек­ци­я­ләр бе­лән чы­гыш яса­ды­лар, шә­һәр кон­курс­ла­рын­да ак­тив кат­наш­ты­лар.

Хо­кук тәр­ти­бен сак­лау от­ря­ды «Ми­нем хо­кук­ла­рым» шә­һәр кон­кур­сын­да 1 нче урын, «Хо­кук һәм Мин», «Хо­кук һәм объ­ек­тив» кон­курс­ла­рын­да 2 нче урын­нар, «Хо­ку­кым бар» һәм ату ярыш­ла­рын­да 3 нче урын­нар­га ла­ек бул­ды­лар. Шә­һәр от­ряд­ла­ры ара­сын­да­гы кон­курс­ка кат­на­шып, ППН от­ря­ды фи­нал­га чык­ты. Уку­чы­лар үз эш­чән­лек­лә­рен Алек­санд­ро­ва Г. И. җи­тәк­че­ле­ген­дә «Э­лект­ро­тех­ник­лар» эч­ке эш­ләр ида­рә­се­нең ОДН хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән үза­ра хез­мәт­тәш­лек­тә алып ба­ра­лар. Бер­гә эш­ләү­нең уңай нә­ти­җә­се – ке­че хо­ку­кый дәү­ләт­тә үр­нәк тәр­тип. Гим­на­зия уку­чы­ла­ры ара­сын­да по­ли­ци­я­дә исәп­тә то­ру­чы уку­чы­лар юк. Яңа уку елын­да да гим­на­зия уку­чы­ла­ры­ның ях­шы тәр­ти­бе без­нең ма­тур күр­сәт­кеч­лә­ре­без­нең га­ран­ти­я­се бул­сын иде.

Уку­чы­лар Со­ве­ты Спи­ке­ры

Ре­ги­на СА­ЛИ­ХО­ВА



Матур кыз

(Әкият)

 

Биек таулар, калын урманнар артында яшәгән, ди, бер патша. Аның бик матур, эшчән кызы булган. Ләйсән исемле икән ул. Беркөнне аларга икенче бер патша кунакка килгән. Үзенең Алсу исемле кызын да алып килгән. Алсу бик үк матур түгел икән, җитмәсә, ялкау да булган әле. Ул Ләйсәннең матурлыгын күреп бик көнләшкән. Менә кызлар кич белән йокларга ятканнар. Алсу шыпырт кына торган да Ләйсәннең өстәлендә актарына башлаган. Ләйсән уянып киткән дә:

– Син нишләп рөхсәтсез минем әйберләремә кагыласың? – дип сораган.

Алсу шулчак елап җибәргән:

– Син шундый матур булгач, бизәнгечләрең күптер дигән идем, шуларны карамакчы идем. Берсен дә тапмадым, – дигән.

Ләйсән рәхәтләнеп көләргә тотынган:

– Минем беркайчан да бизәнгәнем юк бит. Гел көянтә белән су ташып йөргәч, гәүдәм матурая. Бакчада чүп утаганда, кояш битемне, иреннәремне кызарта. Яңгыр астында каз бәбкәләрен җыеп йөргәч, чәчем үсә, керфекләрем матурая. Әниемә булышкач, ул миңа «матур булып, бәхетле булып үс, кызым»,  дип теләк тели, – дигән ул.

Алсуга үз ялкаулыгы өчен бик оят булып киткән. Ул матур булуның серен шунда гына аңлаган.

 9В сыйныфы укучысы 

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА