"Белем җәүһәрләре - 2014" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесендә катнашып I дәрәҗә Дипломга һәм "Белем җәүһәре - 2014" исеменә лаек булдым.

«Татнетны үстерү фонды» оешмасы һәм җаваплылыгы чикләнгән «Белем.ру» җәмгыяте директоры Гатауллин Раил Мәүлет улының "Белем җәүһәрләре - 2014" V Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе "Башлангыч белем – җәүһәр чаткылары" номинациясендә җиңүчеләргә тапшырган бүләкләрнең берсе:




Татнетны үстерү фонды Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешеп бәйгенең республика этабында уңышлы чыгыш ясаганнары өчен әлеге укучыларны махсус грамоталар белән бүләкләде. 

Татнетны үстерү фондының Попечительләр советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Мифтахов Фәрит Фәиз улы ярдәме белән укучыларга махсус бүләкләр дә тапшырылды! 



Яр Чаллы IT лагерендә язгы каникуллар.