Халыкара балаларны яклау көне

Бәйрәм 1949 елдан башлап дөнья күләмендә бик зурлап уздырыла.

Бу көнне җир шарының төрле почмакларында яшәүче балалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә. 1 нче июнь авыру һәм ятим балаларның сугыш афәтен кичергән сабыйларның язмышын кайгырту көне булып та исәпләнә.

Кадерле укучылар!

Шушы бәйрәм уңаеннан сезгә иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез.

Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын.

 

Иң куанычлысы – сөенечле мизгелләр, көтеп алган каникуллар башланды. Җәй айларын истә калырлык, кызыклы һәм иң мөһиме файдалы итеп үткәрегез!

 

Бәйрәм белән сезне!


2 нче гимназиям

Факил Сафин көе һәм сүзләре


Чулман буен күмдең нурга,

Чаллыярга бирдең ямь.

Туган телдә белем алу

Бәхет икән, чын бәйрәм.

 

Икенче гимназиям-

Хыялый балачагым,

Күңел түремдә балкып,

Йолдыз күк янар чагым.

 

Даның китәр еракларга,

Юлларда үсәр гөлләр.

Синдә зирәк укучылар,

Иң гадел мөгаллимнәр.

 

Халкым рухы канатлана,

Ашкына якты таңга.

Иман нуры, белем уты

Сүнмәс, сүрелмәс җанда.



Икенче татар гимназиясенең газетасы – яңарыш быргычысы. Ул мең баладан артык бала укыган гыйлем йортының алдынгы тәҗрибә мәктәбе. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, «бренды» – беренчесе.

 

Теләсә нинди эштә дә бер оештыручы, бергәлеккә нигезләнгән хезмәтне гамәлгә куючы була. Чаллы шәһәренең атаклы икенче татар гимназиясендә андый оештыручылар бар. Аларны иҗади коллективның баш мие, йөрәге һәм үпкәсе белән – камил организм белән чагыштырып булган булыр иде. Мәктәпнең тынгысыз директоры, төпле фикер иясе Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бар булмышы белән җанлы оештыручы-әдибә, сирәк педагог-тәрбияче Энҗе Әзһәм кызы Нурисламова, газетаның урысча саннарын гамәлгә куючы Лилия Рафаил кызы Хөсниева нәкъ шундыйлардан.

Күрүебезчә, икенче гимназиядә якты маңгайлар патшалыгы урнашкан. Анда һәркем өчен тулы иҗади ирек хөкем сөрә.

Әдәби сүз аша сабыйларда әдәп тәрбияләүче бу коллективка зур рәхмәт әйтәсе килә.

 

Айдар ХӘЛИМ, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

24.06.2017. Чаллы.